Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Җиңү көнендә пилотсыз очу аппаратлары куллануны тулысынча тыйдылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әлмәттә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында пилотсыз очкычлар куллануны тулысынча тыйдылар. Бу хакта Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тыю «гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм террорчылыктан яклауны көчәйтү максатында» кертелгән. Муниципалитет хакимиятендә искәртүләренчә, хокук бозучыларны законда каралган җаваплылык көтә.
«Пилотсыз очу аппараты ачыкланган очракта, кичекмәстән 102 телефоны буенча полициягә хәбәр итүегезне сорыйбыз», – дип өстәделәр Әлмәт районы матбугат хезмәтендә.
Әле 2022 елның ноябрендә үк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә пилотсыз очу аппаратлары куллануны тыйган иде. Моңа дәүләт хакимияте органнары һәм алар карамагындагы оешмалар, җирле үзидарә органнары, шулай ук башка оешмалар һәм физик затлар тарафыннан кулланыла торган дроннар (махсус килешү булган очракта) керми.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз