news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә җиңелмәс батыр Ильяс Галимов истәлегенә багышланган турнир җиңүчеләре билгеле

Әлмәттә җиңелмәс батыр Ильяс Галимов истәлегенә багышланган турнир җиңүчеләре билгеле

Әлмәттә быел беренче тапкыр Россия спорт мастеры, дөнья чемпионы, Татарстанның атказанган спорт мастеры Ильяс Галимов истәлегенә багышланган егетләр арасында көрәш буенча республика турниры узды. Бу турыда «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Татнефть» компаниясе спорт комплексына Татарстанның яшь көрәшчеләре җыелды. Барлыгы 18 команда, 130 көрәшче. Аларны «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин сәламләде. Ул районда нефтьчеләр ярдәме белән көрәшнең үсеш алганын билгеләп үтте. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә көрәш секцияләре ачылганын ассызыклады. Әлеге турнир да «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды.

Ярышларга Чирмешән районының Туймәт авылыннан Ильяс Галимовның әти-әнисе, туганнары, Әлмәттә яшәүче тормыш иптәше, кызлары да килгән иде. Алар нефтьчеләргә, «Ак Бүре» көрәш федерациясенә атаклы спортчы истәлегенә багышланган турнирны уздыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде.

«Әлеге турнирны шундый дәрәҗәле итеп уздырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт. Иң мөһиме - ярышларның яшьләр арасында үткәрелүе. Ул көрәшчеләр арасында легенда булып калды. Ильясны бүген дә яраталар, хөрмәт итәләр. Ул Россия һәм Татарстанда гына түгел, дөнья күләмендә танылган шәхес» - диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов.

2017 елның көзендә Ильяс Галимов спорт карьерасын тәмамларга карар кылды, ләкин көрәштән китмәде. Ярышларда без аны хөкемдар, бәйгеләрне оештыручы буларак күрә идек. Күп еллар буе Ильяс Саматович Әлмәтнең «Ак Бүре» көрәш федерациясен җитәкләде. Ул безнең районда көрәшне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. 

Ильяс Галимов үз үрнәгендә яшь спортчыларны көрәш ветераннарын хөрмәт итәргә дә өйрәтте. Көрәш сезоны ахырында ул төрле буын көрәшчеләренең традицион очрашуларын оештыручы иде. Тренерлары, танылган остазлары Салават Йосыпов һәм Илгизәр Димеевка гел рәхмәтле булды. Спорт карьерасы дәвамында Галимов көрәшчеләр яулый ала торган барлык бү-ләкләргә лаек булды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән дә бүләкләнде.

Яшь батырлар аның кебек булырга хыяллана. Үз осталыкларын алар Ильяс абыйлары истәлегенә уздырылган ярышларда да күрсәттеләр. Аларның нәтиҗәләре буенча команда беренчелегендә беренче урынны Әлмәт батырлары, икенче урынны Мамадыш егетләре, өченчене Кукмара спортчылары һәм дүртенче урынны Лаеш командасы яулады.

2001-2003 елларда туган көрәшчеләр арасында нәтиҗәләр турында монда укып була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100