Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Җиңел канатлар» VI Халыкара урам театрлары фестивале узды
Ике көнгә шәһәр Россиянең урам театр сәнгатенең үзәк мәйданчыгына әверелде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальнең тантаналы ачылышы Әлмәт драма театрыннан алып чараның төп урыны булган «Каскад прудов» паркына кадәр карнавал йөреше белән билгеләп үтелде.
Фестиваль программасында Россия Федерациясенең 10 шәһәреннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Пермь, Самара, Түбән Новгород, Архангельск, Владивостоктан 23 театр коллективы, шулай ук фестиваль хуҗалары — Әлмәтнең «Җиңел канатлар» урам театры катнашты.
Программаның иң әһәмиятле вакыйгалары арасында – 2026 елның премьерасы: «Тукай» спектакле һәм «Тундырма» цирк клоунадасы. «Странствующие куклы господина Пэжо» театрлары, «Злые рыбы» механик эксперименталь театры, «Больничные клоуны», Виктор Пановның Архангельск яшьләр театры һәм башка коллективларның чыгышлары тамашачыларның югары бәясен алды.
Фестиваль профессиональ театр җәмәгатьчелеген һәм киң тамашачылар аудиториясен берләштерүче әһәмиятле мәдәни вакыйга статусын раслады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз