news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә иң яхшы бакчага конкурс игълан ителде

Әлмәттә иң яхшы бакчага конкурс игълан ителде
Фото: "Әлмәт таңнары" газетасы

Әлмәттә «Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында үткәрелә торган «Иң яхшы бакчачы» шәһәр конкурсына старт бирелде. Бәйгене үткәрү инициативасы белән җәмәгать пространстволары дирекциясе чыгыш ясады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Бәйгенең төп максаты – үз көчләре белән йорт яны территорияләрен төзекләндерүче, матур һәм каралган бакчалар булдыручы күпфатирлы йортларда яшәүче иң актив һәм иҗади кешеләрне ачыклау һәм бүләкләү.

31 июльгә кадәр Әлмәт муниципаль районының күп фатирлы йортларында яшәүчеләр катнашуга гариза бирә ала. Җиңүчеләрне инде августта игълан итәчәкләр.

Катнашучылар өчен өч номинация каралган: «Иң яхшы чәчәкләр бакчасы», «Әкияттә кунакта» һәм «Тылсымлы бакча».

Җиңүчеләр 3 меңнән 10 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр алачак. Бу акчалар өстәмә ярдәм булачак, ул җиңүчеләргә үз тирәләрендә матурлык булдыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Катнашу өчен гаризаны 31 июльгә кадәр теләсә нинди уңайлы ысул белән: leto.tatarstan.almet@mail.ru электрон почтага җибәрергә, идарәче компаниягә тапшырырга яки шәхсән үсеш департаментына алып килергә мөмкин.

Конкурсның тулырак нигезләмәсен һәм заявка формасын биредә карарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot