news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә иң чиста авыл җирлекләре билгеле булды

Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча быел да махсус комиссия Әлмәт районы авыл җирлекләренең төзеклеген, чисталыгын карап чыгып, урыннар билгеләде. Комиссия авылларны баштан ук ике төркемгә бүлеп бәяләгән булып чыкты. Беренче төркемгә халык саны 1000 кешедән артып киткән торак пунктлар булса, икенче төркемгә халык саны 1000 кешедән ким булган авыл җирлекләре кергән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Беренче төркемдә абсолют җиңүче дип Миңлебай авыл җирлеге танылган. Елдагыча, бу торак пункт чисталыгы буенча гына түгел, ә үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдә дә югары нәтиҗәләргә ирешә икән. Яңа Нәдер авыл җирлеге икенче урынга лаек булган. Түбән Мактама торак пункты өченче урынга чыккан.

Халык саны 1000 кешедән ким булган торак пунктлар арасында Борискино авыл җирлегенә тиңнәр табылмаган. Сиренькино авыл җирлеге икенче, ә Ерсубайкино торак пункты өченче урынга лаек булган.

«Аппак, Васильевка, Елховой, Кама-Исмәгыйль авыл җирлекләре башлыкларына Рәхмәт хатлары тапшырылачак, бу авыллардагы эшчәнлек шулай ук яхшы оештырылган», - дип хәбәр итте авыл җирлекләренең социаль инфраструктурасын үстерү секторы җитәкчесе Ирина Шаргина.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100