news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ике бала сөрем газы белән агуланган

«Татар-информ» га билгеле булганча, Әлмәтнең Шевченко урамындагы фатирларның берсендә ике бала сөрем газы белән агуланган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр — 10 һәм 8 яшьлек кызлар, аларны җирле балалар хастаханәсенә салганнар. Балаларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot