news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә II «КАРАКҮЗ ФИЛЬМ» кинофестивале уза

Әлмәттә 28 июльдән 3 августка кадәр II «КАРАКҮЗ ФИЛЬМ» тамашачылар мәхәббәте кинофестивале уза. Фестивальнең төп үзенчәлеге - профессиональ жюри булмавында. Хәлиткеч сүзне тамашачы әйтә: иң яхшы фильмнарны нәкъ менә ул билгели.

Фестиваль атналыгы кысаларында 12 илдән 40тан артык фильм күрсәтү ниятләнә. Программага тулы метражлы һәм кыска метражлы картиналар, шулай ук «КАРАКҮЗ ФИЛЬМ – балаларга» махсус блогы кертелгән. Оештыручылар премьераларга аерым игътибар бирә. Әлмәт тамашачысы беренче булып берьюлы өч яңа фильм карый алачак. Алар:

«Ближе к солнцу» - Владислав Линың Үзбәкстандагы тормышка багышланган документаль кыска метражлы фильмы;

«Иван Семенов. Первый поцелуй» - җитлегү һәм дуслык турында гаилә комедиясе. Фильмны продюсер һәм актер Антон Богданов тәкъдим итәчәк, 2 августта аның белән очрашу була;

«Чингис-хан» - тарихи нейромикс һәм ясалма фәһем ярдәмендә төшерелгән дөньяда беренче тулы метражлы фильм. Ул тамашачыны XIII гасырга алып китә, сугыш күренешләрен һәм образларны бирүдә төгәллеге белән аерылып тора. Аны 1 августта карарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot