news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә идарәче компания директоры ришвәт алган өчен суд каршына басачак

Әлмәттә идарәче компания директоры 10 миллион сумнан артык ришвәт алган өчен суд каршына басачак.

Тикшерү версиясе буенча, «Алсу» идарәче компаниясе директоры биш ел дәвамында Әлмәттә күп фатирлы йортларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау буенча подряд килешүләре төзегән өчен дүрт коммерция оешмасы вәкилләреннән ришвәт алган.

Подрядчылар акчаны таныш эшмәкәрләрнең счетларына күчергән, аннары идарәче компания директорына тапшырганнар.

Ришвәтләрнең гомуми күләме ун миллион сумнан артып киткән.

Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot