news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына Батырлык орденнары тапшырдылар

Әлмәттә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына Батырлык орденнары тапшырдылар
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәттә гомумшәһәр киңәшмәсе бер минут тынлыктан башланды. Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына Батырлык орденнары тапшырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Үлгәннән соң бүләкләргә рядовой Әхмәдуллин Артур Наилевич, рядовой Абзалов Нияз Акрамович, рядовой Антонов Анатолий Степанович, рядовой Макаров Дмитрий Леонидович, рядовой Мельников Алексей Анатольевич, рядовой Насыйбуллин Ринат Марсель улы, рядовой Сәхәүтдинов Наил Нәфис улы ия булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе һәлак булганнарның туганнарына бүләкләр тапшырганда, туганнарының кылган батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген без Ватанны намус белән саклаган һәм гаделлекне яклаган кешеләрнең батырлыгына хөрмәт күрсәтәбез. Аларның ныклыгы, батырлыгы һәм бурычларына тугрылыгы – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Без һәлак булганнарның гаиләләренең кайгыны уртаклашабыз һәм якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз. Сугышчыларның туганнары безнең ярдәмгә өметләнә ала», - диде Гүзәл Хәбетдинова.

Искәртик, мобилизациянең беренче көннәреннән үк шәһәр администрациясе хәрбиләрнең гаиләләренә медицина, психологик, социаль, хокукый һәм көнкүреш ярдәме күрсәтә. Гамәлләрне координацияләү өчен хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» оператив штабы булдырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100