news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Геройларның хатыннары» фотокүргәзмәсе була

Әлмәттә «Геройларның хатыннары» фотокүргәзмәсе була
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

22 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә «Геройларның хатыннары» фотокүргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә бу хатын-кызларның мәхәббәтен, тугрылыгын, ныклыгын һәм фидакарьлеген ачучы фототарихлар тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Фотопроектның икенче агымында Әлмәт районыннан 27 хәрби хезмәткәрнең хатыннары, шул исәптән һәлак булган хәрбинең хатыны катнаша. Фотосессия инженерлык лицее базасында креатив индустрияләр мәктәбендә уза.

Проект кысаларында һәр катнашучы өчен кабатланмас образ булдырырга ярдәм итү өчен профессиональ визажистлар чакырылган.

Шулай ук кызлар вакыт үткәрә һәм бер-берсе белән аралаша алсын өчен фуршет оештырыла. «Геройларның хатыннары» проекты узган ел Әлмәттә тәкъдим ителде һәм хупланды.

Фотокүргәзмә 22-29 ноябрьдә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot