news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Геройларның хатыннары» фотокүргәзмәсе ачыла

Әлмәттә «Геройларның хатыннары» фотокүргәзмәсе ачыла
"Татар-информ" архивы

Киләсе атнада, 22 августта, Әлмәттә «Геройларның хатыннары» фотокүргәзмәсе эшли башлаячак. Күргәзмә Россия Федерациясе дәүләт әләме көненә багышлана. Бу хакта «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Альга Илдукова Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән туры эфирда сөйләде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Әлмәт Россия фотопроектына кушыла, анда хәрбиләрнең хатыннары ирләренең парад кительләрендә фотога төшә.

Фотокүргәзмә «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә күрсәтеләчәк.

Патриотик проектның идеясе шунда ки, хәрбиләр Россияне яклаганда, хатын-кыз җилкәләре мундирны лаеклы тота, ярдәм һәм ышанычлы тылны тәэмин итә.

Проектта Әлмәт районыннан 24 хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәшләре катнашты. Һәрбер фотоның үз тарихы.

news_right_1
news_right_2
news_bot