Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә герой-пилот Тимур Хисмәтуллинга мемориаль такта куйдылар
Әлмәттә герой-пилот Тимур Хисмәтуллинга мемориаль такта куйдылар. Ул үз гомере бәрабәренә Краснодар краенда шәһәргә самолет төшүне булдырмый калган. Бу хакта «ЮВТ-24» хәбәр итә.
Фаҗига 2023 елның 17 июлендә Ейск шәһәре янында була. 27 яшьлек Тимур Хисмәтуллин Азов диңгезе өстеннән СУ-25 белән өйрәнү очышы ясый. Ниндидер мизгелдә ике двигатель дә эшләми башлаган, һәм пилот төшүче самолетны шәһәрдән читкә алып киткән. Зур булмаган биеклектә ул суга төшә, аякларын сындыра һәм батып үлә.
Тимур Хисмәтуллинны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләделәр. Ул яшәгән йортта мемориаль такта ачтылар. Геройны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм аның фоторәсемнәренә чәчәкләр салдылар.
Татарстан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» иҗтимагый проекты кысаларында алып барыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз