Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Герой көннәре» күргәзмәсе ачылды
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыкларына багышланган «Герой көннәре» күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Картиналар галереясендә урнашкан экспозициядә Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүче әлмәтлеләрнең портретлары, фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре бар. Аларның кайберләре Ватан өчен иң кадерлесен — гомерләрен биргәннәр.
Чарада Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, геройларның туганнары, хәрбиләр, шәһәр халкы һәм кунаклар катнашты.
«Фотосурәтләр һәм экспонатлар – ул тере тарих һәм чын батырлык үрнәге. Без Ватанны саклаучы һәр якташыбыз белән горурланабыз һәм үз гомерләрен биргәннәрнең истәлеген кадерләп саклыйбыз», — диде Гүзәл Хәбетдинова.
Экспозициядә 500дән артык әйбер бар: фотосурәтләр, махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган экспонатлар, хәрби хезмәткәрләрнең туганнары тапшырган документлары һәм шәхси әйберләре. Күргәзмәдә һәлак булган геройларга багышланган стендлар аерым урын алып тора. Бу стендлар янында һәрвакыт кеше күп: әлмәтлеләр фотоларны карый һәм күпләр күз яшьләрен тыя алмый.
«Герой көннәре» күргәзмәсе – солдатлар һәм аларның гаиләләре язмышы белән танышу, һәлак булганнарны искә алу һәм бүген Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге ул.
Әлмәт картиналар галереясендәге күргәзмәне теләгән һәркем карый ала – керү ирекле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз