Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды
16 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Язучының иҗатын якын итеп очрашуда Миңзифа Әхмәтшина, Илүсә Нәбиуллина, Зөлфия Сираиева, Лилия һәм Резеда Фәрхетдинова, шулай ук Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, җәмәгать эшлеклеләре, китапханәчеләр һ.б. бар иде.
Гариф Ахунов нефть башкаласының иҗади дөньясына зур өлеш керткән шәхес. 1956 елның көзендә ул Әлмәт шәһәренә бер еллык иҗат командировкасына юллана. Командировка вакыты үтүгә, ул бирегә күченеп килә һәм монда 1968 елга кадәр яши. Аның иң әһәмиятле әсәрләре дә шушы чорда иҗат ителгән. Нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка җәлеп итә, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп таба һәм аларга үсәргә булыша.
Кичәдә катнашучылар әдип турында истәлек-хәтирәләре белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар, Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы буенча төшерелгән фильм карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз