news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Гаилә күп функцияле үзәге» ачылачак

Быел Әлмәттә гаиләләргә ярдәм итү инновацион үзәге – «Гаилә күп функцияле үзәге» ачылачак. Ул авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтәчәк. Әлмәт – мондый үзәк булдыру буенча Татарстандагы ике пилот шәһәренең берсе.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова булачак үзәк өчен ремонт ясала торган бинаны карады. Проект «Авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм фонды» гранты ярдәмендә, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында тормышка ашырыла.

Районның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Гаилә күп функцияле үзәгендә» гаиләләр төрле тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен социаль, хокукый, мәгариф һәм психологик ярдәм алачак.

Үзәктә «Ватан сакчылары фонды» Махсус операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды филиалы аерым урын алып торачак.

«Әлмәттә Гаилә күп функцияле үзәге ачу – Әлмәт районында гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм социаль яклануны арттыру юлы», – диде Гүзәл Хәбетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot