Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Габдулла Тукай исемендәге ХV нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы үтте
Әлмәтнең Үзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Ул ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, мәдәният министрлыгы, Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырыла. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Жюри составында Гүзәлия Галләмова, Зөлфия Сираева һәм Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Нуридә Насыйбуллина булды.
Бәйге бөек шагыйрьнең 140 еллык юбилеена багышланды һәм шигърияткә гашыйк 38 укучыны җәлеп итте. Алар өч категориядә көч сынашты (1-4, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар). Һәр катнашучы сайланган әсәрләр аша үзләренең хисләрен белдерергә, шигъри сүзнең әһәмиятен күрсәтергә һәм тыңлаучылар күңеленә үтеп керергә тырышты.
20нче мәктәптән Камилә Хуҗина, Тайсуганнан – Хәмзә Харисов һәм 2нче лицейдан Рамазан Шиһапов җиңүче булды. Җиңүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылды. Шулай ук алар киләсе елның апрелендә Казанда узачак республика бәйгесендә Әлмәт районы данын яклаячак. Калган катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз