news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә фронтовик язучы Рафил Төхфәтуллин премиясе ияләре билгеле булды

Әлмәттә фронтовик язучы Рафил Төхфәтуллин премиясе ияләре билгеле булды
Фото: Равил Сабыр тарафыннан тәкъдим ителде

Бүген, 25 апрельдә, Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан уздырылган Шигырь бәйрәмендә күренекле фронтовик язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр ияләре билгеле булды. Аларны Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова тапшырды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесеРавил Сабыр хәбәр итте.

«Әдәбият» номинациясендә җиңүче дип Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова танылды. Бу аның беренче бүләге генә түгел. Р. Габделхакова — Ш. Бикчурин (1998), Утыз Имәни (2015), С. Сөләймәнова (2019), Фатих Хөсни (2025) исемендәге премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015).

«Сәнгать» номинациясендә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Фаил Сафиуллин һәм «Мириданс» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Илнур Әһлиуллин лауреатлар дип игълан ителде. «Журналистика» номинациясендә бүләкне Рәмилә Хәмидуллина алды.

Иң күп бүләкләнүчеләр — «Иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен» номинациясендә. Премияләр Р. Нәгыймов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе һәм Р. Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия коллективларына, «ТаграС-ТрансСервис»ның әйдәп баручы инженеры Наил Вилдановка, шулай ук ветераннар хәрәкәте активисты Валентина Сабуровга тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100