Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә фатирда бикләнеп калган 89 яшьлек әбине коткарганнар
Әлмәттә фатирда бикләнеп калган һәм туганнары белән элемтәгә чыкмаган өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарганнар.
Ачыкланганча, 89 яшьлек әби шалтыратуларга җавап бирми башлаган, ә аның Девонская урамындагы фатирының ишеге эчтән бикле булган. Кан басымы белән проблемалары булуын белгән туганнары аның элемтәгә чыкмавына борчылып, коткаручыларны чакырткан. Коткаручылар, полиция соравы буенча, ишекне ачкан.
Коткаручылар, полицейскийлар һәм туганнары фатирга кергәч, идәндә яткан хатын-кызны күргән, бәхеткә, ул исән булган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз