Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» була
Әлмәттә эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» узачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатында 11 сентябрьдә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча консультацияләр оештырылачак: Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10.
Эшмәкәрләрне «Бердәм ачык ишекләр көне»ндә алдан язылу буенча кабул итәчәкләр. Язылу өчен 88553226514 телефонына шалтыратырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз