Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә эшләүче яшьләрнең «Безнең заман» фестиваленең гала - концерты узды
Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараенда эшләүче яшьләрнең «Наше время-Безнең заман» XIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленең якты гала – концерты булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
2013 елдан республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган фестиваль эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән мөһим проектка әверелде.
2025 елда фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Татарстан яшьләр министры Азат Кадыйров фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, республикада кеше капиталы һәм корпоратив мәдәният үсеше өчен аның әһәмиятен ассызыклады.
Быел фестиваль инде 13 нче тапкыр уздырыла. Фестивальдә Татарстанның 12 районы һәм шәһәреннән: Зәй, Чистай, Чирмешән, Алексеевск, Нурлат, Актаныш, Яңа Чишмә, Лениногорск, Аксубай, Сарман, Баулы һәм Әлмәт районнарыннан 45 предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.
Зона этабында җиңүчеләр фестивальнең финалына чакырылачак, анда республиканың эшләүче яшьләренең иң яхшы вәкилләре җыелачак.
Фестивальнең төп максаты - «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры китереп, яшьләргә камилләшү өчен шартлар тудыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз