news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә эшче тимер торба астында калып үлгән

Бүген иртән Әлмәттә кеше үлеменә китергән фаҗига булган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Тимер торбалар төягән вакытта «Яңа технологияләр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең механик-җыю эшләре слесарена автомобиль угы төшкән. 46 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Фото: © РТ Прокуратурасы

Әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен урынга Әлмәт прокуроры урынбасары Илнур Габдрахманов килгән.

Күзәтү ведомствосы белгечләр белән бергә предприятиедә хезмәтне саклау турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк һәм кирәк булган очракта тиешле чаралар күрәчәк.

Фото: © РТ Прокуратурасы

news_right_1
news_right_2
news_bot