Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң янгын чыккан, зыян күрүчеләр юк
Бүген иртән Әлмәт районындагы сәнәгать зоналарының берсендә дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң янгын чыккан. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Урында янгын сүндерү расчетлары эшли. Якынча мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Район халкына куркыныч янамый.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка вазгыять турында оператив мәгълүмат җиткерәләр. Ул халыкка пилотсыз очучы аппаратлар һөҗүме куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү эшен дәвам итәргә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз