news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Digital сабантуй» җиңүчеләрен бүләкләделәр

Әлмәттә «Digital сабантуй» җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Әлмәтнең «Фабрика» мәйданында «Digital сабантуй» узды, анда «Almet digital art» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбрә итә.

Инде өченче ел рәттән Әлмәттә «Almet Digital Art» фестиваль-конкурсы үткәрелә. Бу вакыйга елдан-ел әһәмиятлерәк һәм масштаблырак була бара. Биредә талантлы балалар җыела, алар үзләрен төрле заманча технологияләр юнәлешләрендә күрсәтәләр – IT-технологияләрдән алып, цифрлы график дизайнга кадәр, тавыш режиссурасыннан һәм электрон музыкадан алып, видео җитештерүгә һәм анимациягә кадәр.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, барлык катнашучылар да чын җиңүчеләр, чөнки алар үз осталыкларын күрсәтә алдылар.

«Әлеге фестиваль балалар өчен талантларны алга таба үстерү һәм тормышка ашыру өчен башлангыч нокта булыр дип ышанам», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100