Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Чиста мирас» олимпиадасының икенче этабы башланды
Әлмәттә «Чиста мирас» олимпиадасының икенче этабы башланды. Бу экологик чара, аның финалына 160 укучы үтте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
6 көн дәвамында балалар икенчел ресурслар, биотөрлелек, урбоэкология, агроландшафтлар, су объектларын һәм һава бассейнын саклау буенча экспертлардан белем бирү блогында катнашачаклар.
Моннан тыш, катнашучыларны цифрлы иҗат академиясеннән фәнни шоу һәм «Чиста булачак» хәрәкәтеннән мәдәни-күңел ачу программасы көтә.
Укучылар арасында олимпиада нәтиҗәләре буенча 15 җиңүче сайлап алыначак, аларны 31 октябрьдә бүләкләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз