Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә быел өйләнешкән парларны «Бәхетле бергә 2.0» проектында катнашырга чакыралар
Әлмәттә 2025 елда өйләнешергә планлаштырган яки инде яшь гаиләләрне «Бәхетле бергә 2.0» проектында катнашырга чакыралар. Проектка 2025 елның 1 февралендә ЗАГСта яшь парлар белән интерактив программага старт бирелә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Спикерлар чыгышы, психолог белән эш, иҗади мастер-класслар (тавыш, тән терапиясе, чүлмәкчелек сәнгате, ком терапиясе) була. Куполлы кинотеатрда фильм карау, елга буйлап йөзүдә катнашу, фотосессия планлаштырыла.
Катнашу түләүсез. Барлык катнашучылар да җирле эшмәкәрләрдән эксклюзив тәкъдимнәргә сертификатлар алачак.
Монда теркәлергә һәм сорауларны +7 950 311-46-45 телефон номеры буенча бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз