Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә БПЛА операторлары булырга теләүчеләрне җыялар
Әлмәттә контракт буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Шәһәр һәм район халкын БПЛА операторлары вазифасына сайлап алу узарга чакыралар. Хезмәт бары тик үз хәрби бүлекчәңдә, дошман белән турыдан-туры бәйләнешсез узачак.
Әлмәт муниципаль районының хәрби комиссариатында аңлатуларынча, заманча контракт хезмәте цифрлы технологияләр белән яхшы таныш яшьләргә юнәлдерелгән.
«Яшьләр бу яңалыкларны җиңелрәк кабул итә. Бу технологияләрнең барысын да алар җиңелрәк үзләштерә. Аларның күбесе компьютер уйнап үскән, моның да асылы шунда», - дип билгеләп үтә Әлмәт районы хәрби комиссары Руслан Корников.
Армиядә хезмәт итүдән контрактка күчкәндә срок бер елдан ике елга кадәр арта, әмма бу теләүчеләрне туктатмый. Хезмәтләрен пилотсыз системалар белән бәйләргә әзер яшьләр бар. «Бу шәхси теләк. Мин үз илемә шундый авыр вакытта ярдәм итәргә теләдем», - дип сөйләгән кандидатларның берсе.
Пилотсыз системалар гаскәрләренә һәркем кабул ителми. Төп таләпләрнең берсе – 35 яшькә кадәрге яшь чиге. Шулай ук робот техникасы, электроника һәм программалаштыру өлкәсендәге белемнәр хуплана. «Мондый таләпләргә туры килүче гражданнар билгеле бер сайлап алу аша уза. Мөһим момент – тестлаштыру. Сайлап алу бик кырыс», - дип ассызыклый Руслан Корников.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз