news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары төшерелгән баннерлар куелды

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары төшерелгән баннерлар куелды
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәт урамнарында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары төшерелгән баннерлар пәйда булды. Ленин, Герцен, Әминов, Совет урамнарында һәм Төзүчеләр проспектында Җиңү яулаган һәм тормышлары Әлмәт белән бәйле кешеләрнең йөзләрен күрергә мөмкин. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Ветераннар портретлары төшерелгән баннерлар мөмкин кадәр күбрәк халыкны колачлау һәм җиңүчеләр буынының батырлыгы турында искә төшерү өчен шәһәрнең берничә ноктасында урнаштырылган. Алар арасында Соколов Анатолий Михайлович, Федотов Николай Афанасьевич, Сабирова Миңниса Мифтаховна һәм Березова Людмила Даниловна бар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бу инициатива район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot