news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны 105 яшендә вафат булган

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Березова вафат булган. Аңа 105 яшь иде. Бу хакта администрация матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».

Ул сугышта дүрт елдан артык вакыт үткәрә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, Жуков медале һәм башка бик күп бүләкләргә лаек була.

Тыныч вакытта Людмила Даниловна «Елховнефть» нефть-газ табу идарәсе хезмәткәрләре сафында Әлмәт районында нефть промыселын үстерә һәм «Ә районының Мактаулы гражданины» исемен ала.

Людмила Даниловнаның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot