news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр
Фото: http://almet-rt.ru/

Җиңү көне алдыннан Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Җитәкчеләр район башлыгы Тимур Нагуманов белән Анатолий Соколов һәм Раиса Чернышевада кунакта булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Геройларыбыз янына килдек, котладык, нык сәламәтлек һәм иминлек теләдек һәм бүләкләр тапшырдык. Шулай ук безнең ветераннарны «фронт бригадасы» артистлары, мәктәп укучылары, күршеләр һәм битараф булмаган кешеләр сөендерде», – дип сөйләде район башлыгы Телеграм-каналында.

Анатолий Соколовны 17 яшендә сугышка алганнар. Ул Ерак Көнчыгыштагы сугышларда катнаша. Раиса Никаноровна туганнарын югалта һәм Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияне кичерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot