Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә биш яшьлек бала аздан гына дүртенче каттан егылып төшмәгән
Кичә көндез ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Әлмәтнең Заслонов урамындагы йортның дүртенче катында баланың тәрәзәдән кычкыруы турында хәбәр килә.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, урынга килгән коткаручылар биш яшьлек баланы тәрәзәгә шакуын күрә һәм «Әни, мине алып кит!» дип кычкырганын ишетә. Баланың ата-анасы өйдә булмый.
Коткаручылар махсус баскыч белән бала булган фатирга кергән. Бала белән барысы да яхшы булуына ышангач, алар аның әнисе белән элемтәгә керә һәм аның кайтканын көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз