news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә биш катлы мәдәният объекты төзелеше башланды

Әлмәттә биш катлы мәдәният объекты төзелеше башланды
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәттә өч катлы киноконцерт залы төзелеше башланды. Әлмәтлеләр мәдәният объекты урнаштырылачак участокның койма белән әйләндереп алынганлыгын күрде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Проект нигезендә, бина биш каттан тора. Гомуми мәйданы якынча 10 мең квадрат метр тәшкил итә. Киноконцерт залы 882 урынлы симфоник залны, 50 урынлы өч заллы кинотеатрны, 80 кешегә исәпләнгән ресторанны һәм административ-хезмәт бүлмәләрен үз эченә алган күпфункцияле комплекс булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot