news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Безнең заман» фестиваленең зональ туры башланып китте

Бүген Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәнят сараенда «Безнең заман» фестиваленең зональ туры старт алды. Ике көн дәвамында анда тугыз команда чыгыш ясаячак.

«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең Х ачык республика телевизион фестиваленең Әлмәт зональ турында республиканың 16 районыннан 300гә якын кеше катнашачак», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Әлмәт турына катнашу өчен республиканың 54 предприятиесе һәм оешмасыннан гаризалар кергән.

Беренче көндә катнашучылар музыка һәм бию юнәлешендә чыгыш ясаса, икенче көнне «Дан минуты» номинациясе каралачак.

Әлмәттә жюри әгъзалары осталык дәресләре дә бирәчәк. Жюри рәисе – Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Резеда Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100