Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Безнең заман» фестиваленең зона туры гала-концерт белән тәмамланды
Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» иҗат фестиваленең зона турын тәмамлаган гала-концерт булды. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике көн дәвамында, 23 һәм 24 октябрьдә, Мәдәният сарае сәхнәсендә Татарстанның Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнары предприятие- оешмаларының яшь хезмәткәрләре иҗат номерларын тәкъдим итте. «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә 257 катнашучы – солистлар һәм иҗат коллективлары ярышты.
«Жюри әгъзаларына, педагогларга һәм остазларга илебез, республикабызда мәдәниятне үстерү юнәлешендә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. «Безнең заман» –эшләүче яшьләребез тормышка ашыра торган әкият ул. Берничә ай дәвамында алар фестиваль турында уйлыйлар һәм аның белән яши», – диде Татарстанның Әлмәт районы башлыгы урынбасары Рамил Закиров гала-концертны ачу тантанасында.
Иң яхшы башкаручыларны һәм коллективларны бүләкләү чараның иң югары ноктасы булды. Чистай үзәк район хастаханәсе профсоюзы һәм «Татнефть Профсоюз» гомумкоманда исәбендә беренче урынны бүлеште. Татарстанның Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты икенче булды. «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең Нурлат территориаль беренчел профсоюз оешмасы өченче урынны яулады. Лауреатларга дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм ноябрьдә Казанда үтәчәк фестивальнең суперфиналына чакыру билетлары тапшырылды.
Чираттагы зона этабы 6 һәм 7 ноябрьдә Яшел Үзәндә, Горький исемендәге Мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгендә узачак. «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рустам Миңнеханов ярдәмендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе яклавы астында үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз