news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар башланды

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар башланды
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәт районында «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышында агымдагы елда 41 ишегалды территориясен тәртипкә китереләчәк. 84 йортны колачлыйлар: 30 йорт шәһәрдә, ә 11 йорт районда төзекләндереләчәк. Бу хакта халык белән традицион очрашу барышында Әлмәт районы буенча программа кураторы Вероника Ямилова сөйләде. Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте шул хакта яза.

Халык белән аралашу балалар технопаркының актлар залында узды. Программаны эшләтеп җибәрү алдыннан 2020 елда ук бөтен Россиядән архитекторлар һәм экспертлар белән берничә воркшоп үткәрелде. Алар программа дүртенче ел гамәлгә ашырыла торган төп принципларны билгеләде, дип билгеләп үтте очрашуда Вероника.

Принциплар арасында: комплекслы караш, җәяүлеләр өстенлеге, киртәсез мохит булдыру, куркынычсызлык, парковка урыннарын тәртипкә китерү, яшелләндерүне саклау. Программаны гамәлгә ашыруга системалы якын килү ишегалды территориясен барлык җәлеп итү нокталары белән, шул исәптән парклар, мәктәпләр, балалар бакчалары, тукталышлар һ.б. белән уңайлы җәяүлеләр юллары белән бәйләргә мөмкинлек бирә.

Очрашуны дәвам итеп, программа кураторы эш төрләре турында сөйләде. Юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, яктырту терәүләрен, эскәмияләрне һәм урналарны урнаштыру, чүп мәйданчыклары өчен каты тышлык әзерләү, ком белән капланган мәйданчыкта балалар һәм спорт җиһазларын урнаштыру, шулай ук хуҗалык-көнкүреш җиһазларын урнаштыру каралган.

Шулай ук быел «Безнең ишегалды» программасына кергән йортларда яшәүчеләр үз территорияләрен төзекләндерү схемалары белән танышкан. Мисал өчен, очрашуда архитекторлар, халык, идарәче компанияләр һәм хакимият вәкилләре арасында киеренке фикер алышулар булды. Халык төзелеш вакытында сыйфатны контрольдә тоту, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслар урнаштыру турында сораулар бирә һәм ишегалды схемасына үзгәрешләр кертү мөмкинлеге белән кызыксына.

Киләсе очрашуларда халыкка үз ишегалларында әзер схемалары тәкъдим ителәчәк һәм актив төзелеш сезоны башланачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100