news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Беренчеләр хәрәкәте» эшли башлады

Әлмәттә «Беренчеләр хәрәкәте» эшли башлады
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә 12 апрельдә «Беренчеләр хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр оешмасын ачу тантанасы булды. Анда 7-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. 26 яшь әлмәтле инде хәрәкәттә.

Хәрәкәтнең тантаналы ачылышын кешенең космоска беренче очышын бәйрәм итүгә багышладылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Пионериягә альтернатива буларак «Беренчеләр хәрәкәте» оештырыла. Кызыл галстук урынына кызыл бертлар һәм футболкалар килә. Бөтенроссия оешмасы, оештыручылар бөтен ил балаларын бер уртак патриотлык идеясе һәм үз максатларына ирешү, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә беренче булу өчен берләштерергә ниятли.

Беренче бүлек «Сфера» интеллектуаль-ял итү үзәгендә урнашачак. Хәзер хәрәкәттә 26 катнашучы исәпләнә.

Укучылар гына түгел, студентлар да үзләрен күрсәтә ала. Анда 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. «Сфера» үзәге базасындагы бүлекчә тантаналы ачылуга 2 атна кала эшли башлый. Катнашучы булу өчен проектның рәсми сайтында гариза бирергә кирәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot