Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә беренче тапкыр халык мюзиклы куела
Әлмәттә беренче тапкыр халык мюзиклы куела. «Борынгы шәһәр турында сага» мюзиклында бары тик шәһәрнең талантлы үзешчәннәре генә катнаша. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Рәфкать Шаһиев яза.
Атна башында озакламый куелачак «Борынгы шәһәр турында сага» мюзиклы буенча «Нефтьче» китапханәсендә матбугат конференциясе булды. Мюзикл «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә куела.
Оештыручыларның, авторларның сөйләүләренчә, тамаша шактый мавыктыргыч һәм кызык булырга охшаган. Беренчедән, ул татар тарихы, фольклоры мюзикл форматына салынуы белән үзенчәлекле булса, икенчедән, әлеге мюзиклда катнашучы алтмышка якын артистның берсе дә профессионаллар түгел.
Мюзиклның идея авторы - Виктор Полуполтинов. Ул композитор, «Татнефть» Хәйрия фондының музыкаль проектлары һәм Әлмәттәге автор җыры клубы җитәкчесе. Мюзиклның сценариен Мәскәү драматургы Ирина Волковая язган.
Оештыручылар сүзләренчә, алар тамашачыларны сөендерү, спектакльне балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы итү өчен барысын да эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз