news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә беренче май җиңел атлетика эстафетасында 500дән артык кеше катнашты

Әлмәттә беренче май җиңел атлетика эстафетасында 500дән артык кеше катнашты
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә беренче май җиңел атлетика эстафетасы узды. Ул 63нче тапкыр үткәрелде. Бүген анда 500дән артык кеше катнашты. Алар – гомуми белем бирү, урта махсус һәм югары уку йортлары, шулай ук шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре вәкилләре.

«Әлмәт таңнары» хәбәр иткәнчә, спортчыларны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов котлады. Ул аларга уңышлар һәм яхшы кәеф теләде.

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot