Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Батырлар» программасында катнашучы хәрби балалар белән очрашты
Әлмәттә «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы хәрби хәрәкәтләр ветераны Глеб Меркулов үзе укыган 21 нче мәктәпнең мәктәп яны лагерендә булды һәм балалар белән аралашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Очрашу яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә мөһим вакыйгага әверелде. Ветеран Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итү һәм махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты, балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
«Волонтерлар - искиткеч кешеләр! Аларга хөрмәт һәм мактау! Аларның ярдәме бик кирәк», – дип ассызыклады ветеран, волонтерлык хәрәкәте турында сөйләгәндә.
Глеб Меркулов – 14 ел Ватанга хезмәт итүгә багышлаган бай хәрби тәҗрибәле ветеран. Аның күп кенә дәүләт һәм ведомство бүләкләре бар.
Искәртик, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы кысаларында Глеб Меркуловның остазы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз