Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә бассейнлы яңа тулай торак төзеләчәк
Әлмәттә 859 урынга исәпләнгән һәм заманча бассейн белән җиһазландырылган 3нче яңа тулай торак төзү планлаштырыла. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Инвестицион советы утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе «Татнефть» компаниясенең Әлмәттәге югары нефть мәктәбе кампусы инфраструктурасын киңәйтү буенча инвестицион проектын карау булды.
Әлеге проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми бәясе 3,4 млрд сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта нефть югары мәктәбе кампусы составына укыту-лаборатория һәм лаборатория-тикшеренү корпуслары, студентлар өчен тулай торак, спорт үзәге, җир асты парковкасы, фәнни хезмәткәрләр һәм укытучылар өчен торак йортлар, шулай ук мини-кунакханә керә. Компания планнарында мәгариф учреждениесе инфраструктурасын алга таба үстерү каралган.
«Әлмәттәге югары нефть мәктәбе - дөнья дәрәҗәсендәге белем бирү үзәге. Бу бик җитди һәм кирәкле проект. Рәхмәт сүзләре белән без сезне хуплыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш йомгаклары буенча инвестицион совет тәкъдим ителгән проектны хуплады. Ул нефть югары мәктәбе кампусын модернизацияләү программасы кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз