news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр

1 июньдә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында әлмәтлеләр өчен концерт программасы, юмор фестивале, курчак спектакле, мастер-класслар, спорт ярышлары, интерактив мәйданчыклар һәм флешмоблар узачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.

Шулай ук «Без — Россия гражданнары!» Беренчеләр хәрәкәте проекты кысаларында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булачак.

«Саулык» паркында «Матур җәй» фестивале узачак.

Бәйрәм программасы 10:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot