news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә балалар коляскасын бушлай прокатка бирәләр

Әлмәттә яңа туган балалар өчен әйберләр прокаты пункты ачылды. Ул К.Цеткин ур., 54а («Опека» үзәге) адресы буенча урнашкан. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Ата-аналарга трансформер коляска, балалар караваты, кышкы чана-коляскалар, ашату өчен урындык - 1,5 яшькә кадәр, ходунки - 1 яшькә кадәр, биләү өстәле - 6 айга кадәр тәкъдим итәләр.

Гаиләләрнең кайсысы ярдәмгә хокуклы икәне билгеле:

- һөнәри белем бирү оешмаларының яисә югары белем бирү мәгариф оешмаларының 25 яшькә кадәрге көндезге бүлектә укучы студентлары;

- 30 яшькә кадәрге күп балалы яшь ата-аналар;

- ялгыз ана (ялгыз әти).

Прокатка алу сораулары буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Әлмәт шәһәре, К.Цеткин ур., 54а йорт, 106 кабинет.

news_right_1
news_right_2
news_bot