news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә балалар бакчасы мөдирен ялган премияләр язган өчен хөкем итәчәкләр

Әлмәттә яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз 2017-2022 елларда шәһәрдә балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. Ул табельгә эш вакыты турында дөрес булмаган белешмәләр керткән, шуңа бәйле рәвештә хезмәткәрләргә ялган премияләр язылган.

Хезмәткәрләр артык түләнгән акчаны мөдиргә кайтарып биргән. Шундый алым белән ул 670 мең сумнан артык акча урлаган.

Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, хатын-кыз алдауда һәм мошенниклыкта гаепләнә. Ул үз гаебен танымый.

news_right_1
news_right_2
news_bot