news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә балалар бакчаларына 1,5 меңнән артык бала кабул ителәчәк

Әлмәттә балалар бакчаларына 1,5 меңнән артык бала кабул ителәчәк
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәт мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре 2026-2027 уку елына балалар җыя башлады. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаризалар кабул итү 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1514 баланы кабул итү планлаштырыла.

Шәһәрдә һәм районда барлыгы 84 балалар бакчасы эшли. Аларда өч яшьтән дүрт яшькә кадәрге балалар өчен 233тән артык урын каралган. Аннан соң урыннар ике яшьтән өч яшькә кадәрге балалар арасында бүленә – бу яшь төркеме өчен 609 урын бирелгән. Тагын 672 урын бер яшьтән ике яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән.

Әти-әниләр һәр бакчадагы буш урыннар турында актуаль мәгълүмат белән Әлмәт районы Мәгариф идарәсе сайтында таныша ала.

Кабул итү мәсьәләләре буенча Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабул итү сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр алып барыла. Шулай ук 8 (8553) 45-13-99 телефоны аша консультация алырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot