news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә бала караучы, ашханә хезмәткәре, шәфкать туташы вакансияләре тәкъдим ителәчәк

28 сентябрьдә Әлмәттә Вакансияләр ярминкәсе була. Анда пенсия яшендәге эшсез гражданнарга һәм эшкә урнашырга мохтаҗларга вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Исемлектә хисапчы, икътисадчы, кадрлар буенча белгеч, ашханә эшчесе, кече тәрбияче, сатучы, кассир, аш-су остасы, шәфкать туташы һәм башкалар вакансияләр бар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, кунаклар шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш вакансияләр һәм вазифалар турында мәгълүмат ала, шулай ук ярминкәдә катнашучы компанияләрнең кадрлар хезмәткәрләре белән очраша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot