news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр бирелә

Әлмәттә  аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр бирелә
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Әлмәттә барлык аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр бирелә, бу балалар бакчасына йөрмәүчеләргә кагыла. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аз керемле гаиләләрдән 0 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрмәгән балалар район мәгариф идарәсендә Яңа ел бүләкләре алачак.

Бүләкләрне Фәхретдин урамында 50нче йортта алырга мөмкин. Алар 310нчы бүлмәдә эш көннәрендә 8:00-17:00 сәгатьләрдә бирелә. 12:00-13:00 сәгатьтә – төшке аш.

Бүләк алу өчен ата-ана яки законлы вәкилнең дәүләт хезмәте сайтыннан бастырылган белешмә булырга тиеш, ул гаиләнең аз керемле булуын раслый. Шулай ук бала туу турында таныклыкның күчерелмәсе кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100