Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Әлмәттә яшьләр үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы концерт булды. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне - көзен, бөтен кыр эшләре комплексы тәмамланганнан соң билгеләп үтелә торган иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Сезон җиңел булмады, ләкин сезнең профессиональлегегез аркасында сез барлык сынауларны намус белән үттегез. Быел уңыш узган елгы күрсәткечләрдән өч тапкыр артып китә. Котлыйбыз, шулай дәвам итегез!», – диде район башлыгы Тимур Нагуманов.
Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиевка Татарстан Министрлар Кабинетының рәхмәте белдерелде.
Шулай ук иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Әлмәт муниципаль районы башлыгының рәхмәтен белдерделәр һәм Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз