Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Аваздаш» театр фестивале узачак
Әлмәттә ноябрь башында «Аваздаш» театр фестивале узачак. Фестиваль шәһәр халкы һәм кунаклары өчен спектакльләр, мастер-класслар, лекцияләр һәм экскурсияләрдән торган кызыклы программа әзерли. Бу хакта чараны оештыручылар матбугат вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
«Аваздаш»ның җитәкчеләре матбугат конференциясен формаль булмаган шартларда – чәй эчү кичәсе форматында оештырган. Стандарт сораулар һәм җаваплар урынына — дусларча сөйләшеп утыру булган. Аларның сүзләренә караганда, сәхнәдә дүрт театраль куелыш күрсәтеләчәк. Аларның икесе рәссамнарга һәм аларның юлына, ә калган икесе орнамент һәм скульптурага багышланган.
«Төрле тамашачы өчен төрле программалар булачак. Сәнгать ягы кызык булган кешеләр Бакый Урманчега, күбрәк әдәби өлеш белән кызыксынучылар Хәсән Туфан турындагы спектакльгә киләчәк. Миңа калса, һәр тамашачы үзенә кирәкне табачак», - дип сөйләде «Бакый» перформансының режиссеры Туфан Имаметдинов.
Лекцияләр, мастер-класслар һәм башка активлыклар турында тулырак социаль челтәрләрдә укырга мөмкин. Геройлар турында исә авторлар үзләре сөйләде: «Миңа калса, Бакый Урманче гади халык өчен аңлаешлы яхшы формалар эзләүче һәм табучы кеше булган. Ул скульптура һәм рәсем сәнгате өлкәсенең Тукае булган, дияр идем», — диде Имаметдинов.
Шагыйрә һәм куючы Йолдыз Миңнуллина үзенең герое, шагыйрь Хәсән Туфан турында сөйләп үтте: «1900 елда туган һәм 1981 елда вафат булган Хәсән Туфан бу гасырның эпохалы үзгәрешләре аша узган һәм бу шигъриятне үзе аша үткәргән. Ул беркайчан да шигърияткә хезмәт итүдән туктамаган».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз