news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә әти-әниләр БДИ тапшырып, үз белемнәрен практикада тикшерде

Әлмәттә әти-әниләр БДИ тапшырып, үз белемнәрен практикада тикшерде

Әлмәтнең 12 нче мәктәп базасында «Бергәләп тапшырабыз. БДИ тапшыру көне» акциясе узды. Әти-әниләргә математикадан имтихан бирергә тәкъдим ителде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

17 әти-әни имтиханның барлык мәҗбүри этапларын үтте, шул исәптән теркәлү, шәхси әйберләрен тапшыру һәм имтихан алды контролен узды. Моннан тыш, алар БДИ процедурасының ачык һәм гадел уздырылуына шәхсән инандылар.

Мондый чара имтиханнарга әзерләнүдә мөһим адым булып тора, бу ата-аналарга имтихан процедурасының барлык этапларын яхшырак аңларга һәм балаларына тиешле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100