Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ашыгыч ярдәм хезмәтләре БПЛА куркынычы аркасында югары әзерлек режимында эшли
Әлмәттә барлык хезмәтләрнең югары әзерлек режимы активлаштырылган. БПЛА һөҗүме куркынычы белән бәйле вәзгыять контрольдә тотыла, дип хәбәр иттеләр Башкарма комитет матбугат хезмәтендә.
«Паникага бирелергә кирәкми. Үзгәрешләр очрагында мәгълүмат оператив рәвештә җиткереләчәк», - диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә Мәскәү вакыты белән 7:25 тән «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә.
БПЛА һөҗүме куркынычы Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә игълан ителгән. Халыкны куркынычсызлык чараларын күрергә һәм яшеренү урыннарына төшәргә сорыйлар.
Казан һәм Түбән Кама аэропортларында «Ковер» режимы игълан ителгән. Росавиация хәбәр иткәнчә, чикләүләр очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз