news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы кысаларында 15 яңа объект булачак

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы кысаларында 15 яңа объект булачак
Фото: Әлмәттәге «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик арт программасы

Биш ел дәвамында Әлмәттә «Татнефть» инициативасы белән «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы тормышка ашырыла. 4 сезонның нәтиҗәсе - 30 арт-объект. Быел тагын 15 яңа объект барлыкка киләчәк. Алар арасында кайгырту темасына багышланган мураллар да бар.

Программа кураторы Анна Ветошкина сүзләренчә, һәр автор бу төшенчәне үзе аңлавынча сурәтли. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Быел рәссамнар максималь ирекле бирем һәм кайгырту турында уйланырга тәкъдим алдылар», – дип аңлатты Әлмәттәге «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кураторы Анна Ветошкина.

Яңа муралларны әлмәтлеләр инде берничә атнадан күрә алачак. Яңа фрескалар шулай ук «Яшьлек» микрорайонындагы Ленин урамы, 189 һәм Зарипов проспекты, 39 адреслары буенча урнашкан биналарның фасадларын бизәячәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot